+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
7 июль 2021, 11:25

"Фольклориада карарга Удмуртиядән килдем"

Фольклориада кунаклары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Киләсе кунагыбыз - Удмуртиядән.

Фольклориада кунаклары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Киләсе кунагыбыз - Удмуртиядән.
"Мин Ижаудан Фольклориаданы күрергә махсус килдем. "Фольклориада йөрәге"н икенче көн карыйм. Әзерлекнең искиткеч югары дәрәҗәдә булуы сизелеп тора. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән коллективларның бер сәхнәдә чыгыш ясавын сирәк күрергә мөмкин. Бик күп фотолар ясадым һәм ясыйм. Аларны социаль челтәрләрдә элеп барам, танышларыма җибәрәм. Чыгышларны туры эфирдан карап булуын да хәбәр итеп торам. Ябылу тантанасын да карарга исәп тотам", - диде Рәзия Шәйхетдинова.
Фото: Зөһрә Исламова.
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: