+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
7 июль 2021, 15:25

Фольклориада - Тәтешле җирендә!

Бүген Бөтендөнья фольклориадасы Тәтешле җирендә дәвам итә. Бенин, Эстония, Чили, Һиндстан, Парагвай, Хорватия, Әзербайҗан иҗади коллективларыннан торган делегацияны Яңавыл чигендә тәтешлеләр иртәнге сәгатьтә каршы алды. Көне буена бай һәм мавыктыргыч программа дәвам итә. Кунаклар биредәге осталар күргәзмәсе белән таныша. Шулай ук үзләре дә осталыкларын күрсәтә.

Бүген Бөтендөнья фольклориадасы Тәтешле җирендә дәвам итә. Бенин, Эстония, Чили, Һиндстан, Парагвай, Хорватия, Әзербайҗан иҗат коллективларыннан торган делегацияне Яңавыл чигендә тәтешлелеләр иртәнге сәгатьтә каршы алды. Көне буена бай һәм мавыктыргыч программа дәвам итә. Кунаклар биредәге осталар күргәзмәсе белән таныша. Шулай ук үзләре дә осталыкларын күрсәтә.
Килгән кунаклар һәм район халкы өчен зур концертта Тәтешле талантлары Бенин, Чили, Эстония, Һиндстан, Парагвай, Хорватия, Әзербайҗан артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый.
- Тәтешледә бай һәм талантлы халык яши. Фольклориадада үзебезне күрсәтергә, шулай ук кунаклардан да өйрәнеп калырга кирәк, - ди хакимият башлыгы урынбасары Әлфия Шәйнурова.
Безнең костюмнар охшаш!
- Кинолардан һинд костюмнарын күргәнем бар иде, анда алар, гадәттә, сари кигән була. Ә менә сәхнә костюмнары бик тә безнең удмурт костюмнарына охшаш икән - җирлеге шакмаклы, безнең кебек металл тәңкәләр, төрле ялтыравыклар, орнаментлар белән бизәлгән. Гомумән, милли киемнәрне күзәтергә яратам. Татар-башкорт орнаментлары безгә килгән Әзербайҗан кунаклары киемнәрендә дә, хәтта Бенин күлмәкләрендә дә кабатлана. Бер-беребездән йөзәр чакрым ераклыкта, төрле мохиттә яшәсәк тә, без бер үк төсләрне, бер үк бизәкләрне яратабыз икән, ләбаса! Телне белмәсәк тә, кунаклар белән аралашабыз - елмаю аша. Бер-беребезгә карап елмаябыз, әйтерсең лә күптәнге танышларбыз, - ди "Ивожо” хатын-кызлар клубы активисты, биюче Эвелина.
Гөлнара Гыйлемханова.
Тәтешле районы.
Автор фотосы.
Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: