+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
7 июль 2021, 12:25

Халыкара мәдәният фестивале тәмамлануга 2 көн калды

VI Бөтендөнья фольклориадасы үз эшен дәвам итә.

Динар Кәлимуллин
Фото:Динар Кәлимуллин

Бүгенге көндә VI Бөтендөнья фольклориадасының уникаль концерт программалары Башкортстан Республикасының 9 муниципаль берәмлегендә узды.Бүген 12.00 сәгатьтә фестиваль Учалы шәһәрендә дәвам итә. А

нда тамашачылар Венгрия, Кыргызстан, Черногория, Коста-Рика, АКШ, Швейцария, Албания кебек илләрнең мәдәнияте белән таныша.15.00дән Палестина, Франция, Белоруссия, Төньяк Македония, Перу, Эквадор, Румыния коллективлары Борай районында чыгыш ясаячак.Шул ук вакытта Фольклориада кунакларын Тәтешле районы да кабул итәчәк.

Әзербайҗан, Хорватия, Һиндстан, Эстония, Чили, Парагвай һәм Бенин иҗат коллективлары матур программа күрсәтәчәк.

16.00 сәгатьтә концерт программасы Октябрьский шәһәрендә башланачак, анда Польша, Боливия, Русия, Болгария, Мексика кебек илләр вәкилләре үзләренең мәдәниятләрен һәм традицияләрен күрсәтәчәк.

Башкортстан Республикасын иҗади форумда шәһәр һәм районнарның сәнгать коллективлары тәкъдим итәчәк.Чит ил кунакларының чыгышларын тамашачылар Уфа шәһәрендә дә карый алачак. 14.00 сәгатьтә «Торатау» Конгресс-холлының югары мәйданында Казахстан, Испания, Индонезия, Австрия, Колумбия ансамбльләре уникаль тамаша күрсәтә.

18.00 сәгатьтә «Торатау» Конгресс-холлы амфитеатрында Словакия, Панамы, Грециянең иҗат коллективлары катнашлыгында концерт программасына старт биреләчәк. Кичәнең хедлайнеры: Plantec төркеме (Франция).Фестиваль Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп үткәреләчәк. Битлек режимын үтәп, керү ирекле.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: