+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
7 июль 2021, 19:40

Үзенчәлекле күргәзмәләрне күрми калмагыз

Башкортстан Милли музеенда VI Бөтендөнья фольклориадасына багышланган «Дөнья халыклары битлекләре» халыкара күргәзмәсе һәм «Дөнья халыклары уен кораллары» халыкара фотокүргәзмәсе эшли.

Башкортстан Милли музеенда VI Бөтендөнья фольклориадасына багышланган «Дөнья халыклары битлекләре» халыкара күргәзмәсе һәм «Дөнья халыклары уен кораллары» халыкара фотокүргәзмәсе эшли.
"Балалар белән күргәзмәгә килдек һәм безгә бик ошады. Аларга төрле мәдәниятләрне өйрәнү кызык. Мондый традиция дәвам итүен телим", - ди Уфадан Марина Нәфыйкова.
Дөнья халыклары битлекләре күргәзмәсендә 27 илдән 32 экспонат, шулай ук 30 фоторәсем тәкъдим ителгән. Һәр битлеккә тарих һәм тасвирлама кушымта итеп бирелә. Музыка уен кораллары күргәзмәсенә килүчеләр дөнья халыкларының музыкаль традицияләре белән таныша ала.
Экспозицияләр 9 июльгә кадәр Уфа шәһәре, Совет урамы, 14 адресы буенча эшләячәк. Битлек кию режимын саклап, керү ирекле.
Фото: "Башинформ"
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: