+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
8 июль 2021, 22:30

“Алар да безнең кебек кешеләр икән!”

Сибайлылар бүген VI Бөтендөнья фольклориадасы кунаклары белән очрашты.  

“Алар да безнең кебек кешеләр икән!”
“Алар да безнең кебек кешеләр икән!”

Сибайлылар бүген VI Бөтендөнья фольклориадасы кунаклары белән очрашты.

Башкортстанның Урал аръягы башкаласына Венгрия, Кыргызстан, Черногория, Коста-Рика, АКШ, Швейцария һәм Албаниянең иҗат коллективлары килде. Фестиваль программасы шәһәрнең үзәк мәйданында үтте.

Тантана рәсми рәвештә башланганчы ук “Сибай” халык биюләре ансамбле һәм шәһәрнең концерт-театраль берләшмәсенең этно-фолк төркеме, “Энҗекәй” халык ансамбле, “Миләш” вокаль ансамбле, “Яугел” кубызчылар фольклор халык ансамбле һәм “Гөлдәр” үрнәкле хореография ансамбле чагу чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.

Кунакларны фольклор һәм халык һөнәрләре белән таныштыра торган декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре дә эшләде. Албаниядән килгән скульптор Авенир Троге Сибай балалар сәнгать мәктәбе экспозициясенә таң калды. Керамика, балчык, таш, агачтан ясалган әйберләр сокландырды.

Биредәге осталар белән беррәттән, үзләренең иҗат җимешләрен чит ил кунаклары да тәкъдим итте. Балчык фигуралары, төрле формадагы гадәти булмаган беләзекләр, курчаклар, төрле бижутерия - болар барысы да Коста-Рикадан. Сатучыларның берсе — 62 яшьлек Мария дель Кармен Ирена. Элекке укытучы, берничә төрле фән укыткан, шул исәптән компьютер серләренә өйрәткән. Ханым Русияне бик ошаткан. Кешеләрнең шәфкатьле булуын билгели. Агач өйләрне ошаткан, бишмармакны яратып тәмләгән.

Ковбой эшләпәсендәге ир чечетка бии торган туфлиләренә моңсу карап тора, чөнки аягын авырттырган һәм сәхнәдә чыгыш ясый алмый. Ул — АКШның Юта штатыннан 79 яшьлек Деннис. Шулай да ул боекмый, бизәнгечләр сата. 2 мең сумлык көмеш алкаларны матур кыз Алинага 400гә ике дә уйламыйча сатып җибәрде. Деннис әйтүенчә, Русиядә кешеләр бәхетле яши, терлекләр тота, гади нәрсәләргә шатлана белә.

Сибай музыканты Олег Ефимов АКШтан килгән коллегасы Кекоа Ахуна белән уртак тел тапты. Алар экспромт рәвешендә «Queen» төркеменең «We Will Rock You» җырыннан өзек тә башкарып алды. Чыгышлары алкышларга күмелде.

Тагын бер америкалы Жоан урыс телен яхшы белүе белән гаҗәпләндерде. Ул ике ел Русиядә яшәгән икән. Сибайлылар селфи төшкәндә аларның төркеменең ковбой җырларын башкаруын сорады.

Бәйрәм чагу мизгелләргә бай булды. Катнашучы делегацияләрнең парады күз явын алырлык иде.

Фольклориада кунакларын Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов, Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров сәламләделәр. Рөстәм Афзалов инглиз телендә иркен сөйләшүе белән сокландырды. Чит ил кунакларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Һәр делегация шәһәр халкына матур концерт программасы күрсәтте.
Яшьләр өчен бию, музыка коралларында уйнау буенча осталык дәресләре оештырылды.

Сибайда яшәүче Сәлимә Вәлитова билгеләвенчә, кунаклар да безнең кебек кешеләр, мәдәниятләре, традицияләре, җыр-биюләре генә башкача. Пенсиядәге ханым аларның чыгышларын бик ошаткан.

Чара барлык санитар-эпидемиология таләпләрен истә тотып үткәрелде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Сибайның матур гаиләләрен дә тәбрикләделәр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: