+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
8 июль 2021, 21:05

Бүген Кырмыскалыда зур бәйрәм!

Бүген Кырмыскалы районы Бөтендөнья фольклориадасы кунакларын кабул итте. Австрия, Словакия,Болгария, Колумбия һәм Пенза өлкәсеннән килгән иҗади коллективлар кырмыскалылылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.

Эльвира Ямалетдинова
Фото:Эльвира Ямалетдинова
Эльвира Ямалетдинова
Фото:Эльвира Ямалетдинова

Бүген Кырмыскалы районы Бөтендөнья фольклориадасы кунакларын кабул итте. Австрия, Словакия,Болгария, Колумбия һәм Пенза өлкәсеннән килгән иҗади коллективлар кырмыскалылылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.

Кырмыскалы милли моңнарга, җыр-биюгә күмелде. Милли киемнәрдәге Фольклориада кунаклары район үзәгенең урамнары буйлап “Ак күл” мәдәният һәм ял паркына юлланды. Тамашаларның төп өлеше дә нәкъ шунда узды.Мәртәбәле кунаклар – CIOFF Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы президенты Филипп Боссан, республиканың Халык иҗаты үзәге директоры Артур Әлибәков, район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров һәм башкалар иң тәүдә Җиңү паркына кереп, мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.

Әйткәндәй, Филипп Боссан өчен ул аеруча тәэссирләндергеч булды. Соңыннан чыгышында да ул уй-хисләре белән уртаклашты.- Бөек Ватан сугышы яугирләренә багышланган мемориаль комплекста булып, мин Русия һәм Франция арасындагы бәйләнешне барлык күңелем белән тойдым. Без азатлык өчен көрәштек һәм бу азатлык безнең белән, - диде ул, Фольклориаданы бәйрәм итәргә килгән барлык артистларга рәхмәт сүзләре белдереп.Артур Айдар улы да барлык катнашучыларга изге теләкләре белән Башкортстан Республикасы Башлыгының сәламләү сүзләрен җиткерде.Кырмыскалы районы - республикабызның 30дан артык милләт вәкилләре дус һәм тату яшәүче күркәм районнарының берсе.

Район хакимияте башлыгы Әлфир Фәрхәт улы моны кунакларны сәламләгәндә зур горурлык хисе белән ассызыклады һәм мондый дәрәҗәле чарада катнашуга, чит ил кунакларын лаеклы кабул итүгә чиксез шат булуын белдерде.- Без кунакларны каршы алуга ныклап әзерләндек һәм бүген VI Бөтендөнья фольклориадасына зур канәгатьлек хисе белән кушылабыз. Халык рухы йолаларда һәм гореф-гадәтләрдә яши, аларның барысы да фольклорда чагылыш таба. Бүген без башка ил халыкларының мәдәнияте белән танышу бәхетенә ирештек.

Кырмыскалылар өчен бу онытылмас тамаша булачак, монда җыелучыларның һәммәсенең күңелендә бары тик дуслык очкыны кабынып, бәрәкәтле Кырмыскалы җире бары тик уңай тәэссоратлар гына калдырыр дип ышанабыз, - диде район башлыгы.Кунакларны районның иң чагу иҗади коллективлары җыр-биюләре белән каршы алды. Аннары сәхнә түрен Австрия, Словакия, Болгария, Колумбиядән килгән иҗади коллективларның чыгышлары бизәде. Бөтенрусия һәм халыкара, шул исәптән Италия, Греция, Германия, Һиндстан, Канада һәм башка илләрдә узган фольклор фестивалләре лауреаты - Пенза өлкәсенең “Вензеля” хореография ансамбле Русиянең бай мәдәни йолаларын тәкъдим итте.Әлбәттә, бер генә бәйрәм дә бүләксез булмый.

Фольклориада да күләмле чараны оештыруга зур өлеш кертүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: