+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
8 июль 2021, 17:41

"Фольклориада йөрәге" бишенче көн тибә

Әлеге мизгелләрдә «Торатау» Конгресс-холлының югары мәйданында VI Бөтендөнья фольклориадасы иҗади колективларының үзенчәлекле чыгышлары бара.

Зөһрә Исламова
Фото:Зөһрә Исламова

Әлеге мизгелләрдә «Торатау» Конгресс-холлының югары мәйданында VI Бөтендөнья фольклориадасы иҗади колективларының үзенчәлекле чыгышлары бара.

Монда дәртле җыр-моң яңгырый. Сәхнәдә биюче артистларга кушылып, тамашачылар да биергә төшә, кушылып җырлый.

Артистларның һәр чыгышы дәррәү алкышларга күмелә. "Фольклориада йөрәге" күргәзмәсе дә үз эшен дәвам итә.

Алдан хәбәр итүебезчә, Архангель районы Орловка авылыннан килгән кул остасы Фәнисә Гальцева Фольклориада логотибы төшерелгән келәм суга.

Аның эше инде ахырына якынлашып килә.

Бүген бу келәмне сугуда Камерун иле вәкиле Исас Вамекуеповетми дә үз өлешен кертте.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: