Кырмыскалы районы Бөтендөнья фольклориадасы кунакларын каршы алды. Словакия, Болгария, Австрия һәм Колумбиядән килгән үзешчән артистларның кәефләре көр күренә: автобустан төшү белән ихлас елмаеп, алар кырмыскалыларны ихлас сәламләде.
Кунакларны һәм район халкын бүген бай эчтәлекле программа көтә.
15.00 сәгатьтә - иҗади колективлар парады. Фольклориада кунаклары Кырмыскалы авылының үзәк урамнары буйлап барлык тамашалар үтәчәк “Ак күл” мәдәният һәм ял паркына төшәчәк. Монда аларны җыр-биюләр белән каршы алачаклар.
Бәйрәмне тантаналы ачканнан соң ерак илләрдән килгән үзешчән коллективлар үзләренең чыгышлары белән сөендерәчәк.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.