+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 20:15

Дөньяның чагу төсләре Белоретта чагылды!

Бүген Белорет дөнья күләмендәге вакыйганың бер өлешенә әверелде. Шәһәргә VI Бөтендөнья CIOFF ® фольклориадасында катнашучылар килде. Үз илләренең мәдәнияте белән Швейцария, АКШ, Черногория, Коста-Рика, Албания, Венгрия, Кыргызстан делегацияләре таныштырды. Алар Уфада, Сибайда һәм Учалыда булдылар инде.  

Дөньяның чагу төсләре Белоретта чагылды!
Дөньяның чагу төсләре Белоретта чагылды!

Бүген Белорет дөнья күләмендәге вакыйганың бер өлешенә әверелде. Шәһәргә VI Бөтендөнья CIOFF ® фольклориадасында катнашучылар килде. Үз илләренең мәдәнияте белән Швейцария, АКШ, Черногория, Коста-Рика, Албания, Венгрия, Кыргызстан делегацияләре таныштырды. Алар Уфада, Сибайда һәм Учалыда булдылар инде.

Килгән коллективлар чыгышларына әзерләнгән арада делегация җитәкчеләре Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эльвира Аеткулова, шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Кунаклар рәхәтләнеп хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм бу көннәрдә күргәннәре турында сөйләде.
Венгриядән Джозеф Сигетвари искә төшергәнчә, Башкортстан һәм Венгрия тыгыз элемтәдә тора. Аның илендә күп кенә башкортлар яши, ә ул үзе безнең республикада беренче тапкыр гына түгел, шуңа күрә үзен өендәге кебек хис итә:
- Башкортстан һәм Венгрия табигате охшаш, ә телдә бер үк төрле яңгырый торган сүзләр аз түгел, мәсәлән, су. Бездә охшашлык күп. Бу көннәрдә мин бик күп бәхетле кешеләр күрдем, чараны оештыру дәрәҗәсенә, мәдәнияткә һәм, әлбәттә, сезнең күңел киңлегенә таң калдым.
- Фольклориада бөтен дөнья өчен зур әһәмияткә ия. Төрле илләрнең күп вәкилләре очрашып, барысына да аңлаешлы телдә сөйләшәләр, - ди Албаниядән Джоколи Сеймен. – Күргәннәрем белән сокландым. Сезнең мәдәнияткә карыйм да, өйрәнерлек нәрсәләр барлыгын аңлыйм. Ә нинди шәп кухня! Әмма иң мөһиме — кешеләр. Безне бөтен җирдә шундый җылы каршы алалар, дустанә, ачык, һәрвакыт елмаеп торалар. Белорет районы җитәкчесенә дә, Башкортстан җитәкчелегенә дә шундый кабул итүләре һәм Фольклориаданы иң югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Швейцария спортчысы Зоссо Лорин Белоретка иң төп комплименты ясагандыр, мөгаен:
– Мин монда булуыма бик шат һәм бәхетле. Фольклориада ярдәмендә безнең Русияне күрү мөмкинлеге туды һәм без моның белән горурланабыз. Башкортстан, аерым алганда, Белорет районын Швейцария белән чагыштыралар, дип ишеттем. Бу, чыннан да, шулай! Гадәти булмаган бәйрәм өчен рәхмәт.
– Мин мәктәптә урыс теле укыдым, - ди тәрҗемәчесез генә Черногориядән килгән Сретен Калуджерович. – Мин Русияне нәкъ менә шундый: зур, иксез-чиксез, искиткеч кешеләр белән күз алдыма китерә идем. Биредә хәтта авылда да иркенлек. Шул ук вакытта һәркайда шундый ачык йөз белән каршы алалар. Мин Башкортстаннан бик канәгать.
- Беренче тапкыр мин Русиядә башкаручы буларак 1978 елда АКШ музыка коллективы составында булдым. Башта безне сагаеп каршы алдылар, әмма без җырлый һәм бии башлагач, кешеләр елмая башлады һәм безнең арадагы чик юкка чыкты. Шул чакта мин музыка һәм мәдәниятнең кешеләрне якынайтуын аңладым, - дип сөйли АКШ вәкиле Джозеф Ахуна. - Ул чакта, 40 ел элек, мин җыр өйрәндем, аның белән уртаклашырга теләр идем, әйдәгез, аны бергә җырлыйк, мин әле дә аны бик яратам.
Джозеф җырлый башлагач, барлык катнашучыларның да гаҗәпләнүе чиксез булды, һәм барысы да балачактан таныш мотивны бик теләп күтәреп алдылар:
«Һәрвакыт булсын кояш!
Һәрвакыт булсын әни…”
- Мин тагын монда булуыма бик бәхетле, без Гавай мәдәниятен җиткерергә тырышачакбыз. Дуслар булырбыз дип ышанам, - дип сүзен тәмамлады Джозеф Ахун.
Дусларча очрашу бүләкләр алмашу белән тәмамланды. Белоретлылар һәр кунакка милли музыка уен коралы — курай, танылган Белорет шагыйрәсе Нина Зимина шигырьләре язылган китап, шәһәрнең төп истәлекле урыны – су башнясы макеты һәм тагын бик күп сувенирлар бүләк иттеләр. Артистлар шулай ук үз илләреннән зур булмаган бүләкләр әзерләгән иде. Шул ук вакытта алар Башкортстанның матурлыгына һәм мәдәниятенә соклануларын туктамый сөйләделәр. Ә Белорет районы башлыгы Андрей Иванютаның хәзер чып-чын Гавай төймәләре бар.

#Фольклориада2021 #Кызыл таң #WorldFolkloriadaRussia #CIOFF_Russia‼

Фото: belrab.rbsmi.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: