+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 12:00

Фольклориада ахырына якынлаша. Бүген ниләр көтелә?

Бүген республика районнарында йомгаклау концертлары узачак һәм CIOFF ® VI Бөтендөнья фольклор фестивалендә катнашучылар Уфага кайта.  

Фольклориада ахырына якынлаша. Бүген ниләр көтелә?
Фольклориада ахырына якынлаша. Бүген ниләр көтелә?

Бүген фестиваль Белорет шәһәрендә 12.00 сәгатьтән башлана. Тамашачыларга Венгрия, Кыргызстан, Черногория, Коста-Рика, АКШ, Швейцария, Албания кебек илләрнең мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге булачак.13.00 сәгатьтә Ишембай районы катнашучыларны кабул итә.

Казахстан, Австрия, Колумбия, Испания, Польша иҗат коллективлары матур программа күрсәтәчәк.15.00 сәгатьтә Словакия, Боливия, Үзбәкстан, Греция, Панама, Русия коллективлары Благовещен районында чыгыш ясаячак.15.00дә шулай ук Илеш районында тамашалар башланачак.

Анда Әзербайҗан, Хорватия, Һиндстан, Эстония, Чили, Парагвай, Бенин кебек илләр вәкилләре үз мәдәниятләрен һәм традицияләрен күрсәтәчәк.

Республиканы иҗади форумда шәһәр һәм районнарның сәнгать коллективлары тәкъдим итәчәк.18.00 сәгатьтә «Торатау» Конгресс-холл амфитеатрында Палестина, Белоруссия, Румыния, Камерун иҗат коллективлары катнашлыгында концерт программасы старт алачак. Кичәнең хедлайнеры THE HATTERS төркеме булачак.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 9 июльдә, Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Дөнья халыклары битлекләре» һәм «Дөнья халыкларының уен кораллары» дигән ике халыкара күргәзмә үз эшен тәмамлый.

Республика халкының һәм кунакларының экспозицияләрне 17.30 сәгатькә кадәр күрү мөмкинлеге бар.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: