+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 14:25

Фольклориада милли бизәкләргә бай булды

Бөтендөнья фольклориадасы республика буйлап сәфәрен дәвам итә. Ул кырмыскалылыларга да һәр милләтнең үзенчәлекле мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бүләк итте. Австрия, Словакия, Болгария, Колумбиянең фольклор коллективлары һәм Пенза өлкәсенең “Вензеля” хореография ансамбленең чыгышлары эчтәлекле һәм искиткеч матур булды.

Фольклориада милли бизәкләргә бай булды
Фольклориада милли бизәкләргә бай булды

Бөтендөнья фольклориадасы республика буйлап сәфәрен дәвам итә. Ул кырмыскалылыларга да һәр милләтнең үзенчәлекле мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бүләк итте. Австрия, Словакия, Болгария, Колумбиянең фольклор коллективлары һәм Пенза өлкәсенең “Вензеля” хореография ансамбленең чыгышлары эчтәлекле һәм искиткеч матур булды.

Болгариядән килгән Ивайло Пырванов җитәкчелегендәге “Plamache” (“Ялкын”) фольклор ансамбле белән якыннан танышу мөмкинлеге булды. Рус телен яхшы белгән колективның актив әгъзасы Венелина Иванова Русиядә беренче тапкыр булуын һәм искиткеч тәэссоратлар кичерүен яшермәде.
- Монда безгә шулкадәр ошады: матур итеп каршы алдылар, кешеләр дә ягымлы, һәрберсенең йөзендә ихлас елмаю. Шуңа яхшы кәеф белән сәхнәдә чыгыш ясадык. Безнең коллектив 14 ел элек барлыкка килде. Бүген анда 4 яшьтән алып 25 яшькәчә 150 кеше шөгыльләнә, ә бу чарага 26ыбыз килде. Күпләребез чит телләр үзләштерә, мондый сәфәрләр вакытында аның файдасы аеруча зур. Мин үзем урыс телен мәктәптә өйрәндем, - ди икътисад юнәлеше буенча белем алучы студентка.
Кырмыскалы сәхнәсендә алар Болгариянең 6 төбәге биюләрен тәкъдим итте. Шунысы кызык: һәр бию өчен аерым костюм.
Австриянең “Россекер” халык биюләре коллективының тарихы да бер гасыр белән исәпләнә. Алар бу көнне Австрия халыкларының йолалары, җырлары һәм биюләрен чагу тамашада тәкъдим итте.
Словакиянең “Надсенчи” (“Энтузиастлар”) фольклор ансамблен дә яшьләр тәшкил итә. Биредә төрле һөнәр ияләре бар: теш табибы, архитекторлар, икътисадчылар, студентлар. Ләкин аларның барысын да халык иҗатына сөю берләштерә. Ансамбльнең җитәкчесе Лутсия Мошкова, мәсәлән, сәнгать галереясендә эшли.
Колумбиядән 29 кеше килгән иде. “Carmen Lopez” бию төркеме барысы да - музыкантлар һәм биючеләр. Африка һәм Һиндстан халыклары йолаларын үз эченә алган Колумбия мәдәниятен тәкъдим итүче бу коллектив 1968 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Аларның үзенчәлекле һәм чагу чыгышын кырмыскалылылар көтеп алды һәм көчле алкышларга күмде.
Шулай ук бу көнне үзенең мәдәни үрнәкләрен “Пенза өлкәсенең “Вензеля” хореография ансамбле, районыбызның “Далан” үрнәкле хореография һәм “Йолдыз” үрнәкле халык биюләре ансамбльләре һәм башка бихисап коллективлар күрсәтеп, үзенчәлекле чыгышлары белән бәйрәм кәефе бүләк итте.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Фольклориада милли бизәкләргә бай булды
Фольклориада милли бизәкләргә бай булды
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: