+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 18:18

Фольклориадада кызның кулын сорады!

Фольклориада районнар буенча дәвам итә. Ә Аскын районында бик кызыклы хәл дә булган.

Фольклориадада кызның кулын сорады!
Фольклориадада кызның кулын сорады!

Фольклориада районнар буенча дәвам итә.

Ә Аскын районында бик кызыклы хәл дә булган. Румыниядән килгән «Martisorul» студентлар фольклор коллективы халык биюләре һәм җырлары белән шатландырды.

Ул 1957 елның февралендә университетның Клуж-Напок үзәге студентлар Мәдәният йортының беренче директоры тәкъдиме буенча оештырылган. Лауренциа Ходорог коллективны оештырган. 60 елдан артык вакыт эчендә ансамбльнең халыкара дәрәҗәдә бүләкләре дә бик күп.

- Мин чиксез бәхетле, чөнки Башкортстанның иксез-чиксез матурлыгын үз күзләрем белән күрдем, шундый гүзәл кешеләр белән таныштым, - ди Габриэла.

«Martisorul» коллективы хәзерге вакытта Румыниянең күпчелек этнографик зоналарыннан чын румын халык җырларын һәм биюләрен үз эченә ала. Фольклориадага 33 кеше килгән. Аларга 18-60 яшь. Егетләр билгеләп үткәнчә, Аскын районында кызлар бик матур. Коллективта өч игезәк катнаша: Михай һәм Влад, Лучман һәм Михай, Мику һәм Василь. Кайберәүләр үзләренә тормыш юлдашы табарга да өлгергән, Михай белән Андреа, Лучман һәм Анда парлашкан. Алекс белән Анда инде озак вакыт очрашып йөриләр.

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне икәнен белгәч, Алекс Анданың кулын нәкъ менә монда, Аскында сораган. Менә шулай ул безнең табигать, гүзәллеге белән генә сокландырмый, күпләрне парлы да итә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: