+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 22:45

Илеш тамашачылары кунакларның һәр чыгышын алкышларга күмде

Илеш җирендә Бенин, Эстония, Чили, Һиндстан, Парагвай, Хорватия, Азәрбайҗан иҗади коллективлары делегациясен иртүк каршы алдылар.

Илеш тамашачылары кунакларның һәр чыгышын алкышларга күмде
Илеш тамашачылары кунакларның һәр чыгышын алкышларга күмде

Илеш җирендә Бенин, Эстония, Чили, Һиндстан, Парагвай, Хорватия, Азәрбайҗан иҗади коллективлары делегациясен иртүк каршы алдылар.

Бай концерт программасы үзәк мәйданда дәвам итте.

VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларны Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин сәламләде:

- Бу кояшлы июль көнендә Илеш җире халык иҗатын пропагандалауны, милли традицияләрне саклауны төп максаты итеп куйган кунакларны каршы алды. Төрле милләтләр, төрле илләр бердәмлеге рухы сәхнәдә генә түгел, аннан читтә дә хакимлек итәр дип ышанам, - диде ул.

Район җитәкчесе чит ил коллективларына район балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар тарафыннан әзерләнгән уникаль сувенирлар тапшырды. Бу - күпмилләтле Башкортстан символлары, ул аларга республика һәм Илеш районы, биредә уздырылган күңелле минутлар турында искә төшерәчәк. Җиде ил вәкилләре җавап итеп үз бүләкләрен тапшырдылар.

Һәр ил чыгыш ясаучыларның чагу милли костюмнары белән бизәлгән концерт программасын әзерләгән. Коллективлар тамашачыларны үзләренең традицион мәдәнияте, гореф-гадәтләре, ритуаллары белән таныштырды. Ә интерактив мәйданчыкта балалар өчен осталык дәресләре, Фольклориадада катнашучы илләр күргәзмәләре оештырылды. Монда башкорт һәм чит ил осталарының кул эшләрен карарга, шулай ук аларны истәлеккә сатып алырга мөмкин иде.

Бәйрәмдә колоритлы милли биюләрнең, төрле җырларның, ачык төсләрнең күптөрлелеген күрергә мөмкин иде, ләкин иң мөһиме, биредә җылы һәм дустанә мохит хөкем сөрде. Тамашачылар кунакларның һәр чыгышын алкышларга күмде.

Фото: "Маяк" гәзите.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: