Камеруннан килгән Фиделис Эсуа урысча яхшы аңлый һәм сөйләшә дә.
Ул Камеруннан килгән Милли сәнгать ансамблендә катнаша.
- Мин Мәскәүдә укыдым. Уфага беренчегә килдем, - ди ул.
Аның сүзләренчә, Башкортстан башкаласы камерунлыларны бик җылы каршы алган.
- Уфа матур, чиста шәһәр. Салават Юлаев һәйкәле бик ошады. Шулай ук, башкорт халык ашлары да бик тәмле.
Безне искиткеч тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.
Кызлары да бик чибәр, - диде Фиделис Эсуа.