+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 20:05

"Кызыклы һәм үзенчәлекле күргәзмә өчен - рәхмәт!"

Башкортстан Милли музеенда VI Бөтендөнья фольклориадасына багышланган “Дөнья халыклары битлекләре” халыкара күр­­гәзмәсе һәм “Дөнья халыклары уен кораллары” халыкара фотокүргәзмәсе эшләде.

Башкортстан Милли музеенда VI Бөтендөнья фольклориадасына багышланган “Дөнья халыклары битлекләре” халыкара күр­­гәзмәсе һәм “Дөнья халыклары уен кораллары” халыкара фотокүргәзмәсе Фольклориаданың икенче көнендә ачылды.

Бүген ул үз эшен тәмамлады. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, күргәзмәләргә 2000нән артык кеше килгән.

Сахалиннан килгән Сафоновлар гаиләсе күргәзмә турында үз тәэсирләрен әйтте.
- Без бу күргәзмә турында интернет челтәрләреннән карап белдек. "Фольклориада йөрәге"нең туры эфирын көн дә карап барабыз. Бик зур күләмдәге чара. Бу - искиткеч! Без гаиләбез белән сәяхәт итәргә яратабыз. Бу күргәзмәдә үзебез сәяхәт иткән илләрдә күрмәгән битлекләр дә бар. Төрледән-төрле техника, үзенчәлекле, кызыклы битлекләр. Алар аша без башка халыкларның мәдәниятен күрә һәм аларга якынлаша алабыз. Оештыручыларга зур рәхмәт, - диде Ирина Сафонова.

Фото: Зөһрә Исламова.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: