+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 14:30

“Миңа Русиядә һәм Башкортстанда бик ошады”

Эквадор вәкиле Лина Ласкано тәэссоратлары белән уртаклашты.

“Миңа Русиядә һәм Башкортстанда бик ошады”
“Миңа Русиядә һәм Башкортстанда бик ошады”

- Миңа Русиядә, Башкортстанда, Аскын авылында бик ошады. Матур исем.

Без моңа кадәр Русиядә дустанә булмаган, әмма бик җитди халык яши дип уйлаган идек. Киресенчә, монда иң дустанә, иң ихлас һәм кунакчыл кешеләр яши икән.

Эквадорга кайткач, төрле милләт кешеләре нинди гүзәл, ачык күңел белән яшәвен сөйләячәкмен.

Бездә климат та бөтенләй башка, кискен үзгәрүләр булмый. Ә сездә әле бик эссе, әле салкын, ләкин бик матур.

Бөтен җирдә яшел үлән, яшел агачлар. Кызганыч, тиздән китәргә, тагын килергә мөмкинлек булу белән, һичшиксез киләчәкмен.

Ул үзе 25 ел халык һөнәре белән шөгыльләнә, күргәзмәләрдә даими катнаша һәм бу юлы да шулай ук үзенең сәнгать әсәрләрен: төрле талисманнар, саклагычлар, сәйләннән эшләнмәләр, агач битлекләр (алар йортны тискәре энергиядән саклаучы булып тора) алып килгән.

Битлек халык биюләрендә кулланыла. Җиде чук салават күперенең җиде төсен символлаштыра. Битлекнең бер ягы - көн (күңелле), икенчесе - төн (моңсу).Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: