+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 22:25

“Мондыйны күргән юк иде әле!”

Швейцариядән килгән Бөтендөнья фольклориадасында катнашучы Керн Мейер урыс телендә интервью бирде, чөнки ул Казан университетында безнең илләр арасында мәдәни алмашу программасы буенча укыган.  

“Мондыйны күргән юк иде әле!”
“Мондыйны күргән юк иде әле!”

Швейцариядән килгән Бөтендөнья фольклориадасында катнашучы Керн Мейер урыс телендә интервью бирде, чөнки ул Казан университетында безнең илләр арасында мәдәни алмашу программасы буенча укыган.

- Бәйрәмгә күп кешеләр килүе бик күңелле, гәрчә Белорет кечкенә генә шәһәр булса да. Биредә матур, агачлар һәм фонтаннар күп. Ә монда яшәүчеләрнең кунаклар белән очрашуга шундый энтузиазм күрсәтүләре кешеләрнең дөнья халыклары иҗаты белән кызыксынуы турында сөйли. Безнең программада бүген Альп торбалары һәм туй тантанасындагы көйләрдән өзекләр яңгырады, анда төрле кызыклы очраклар була, шуңа бу музыка төрле милләт кешеләренә дә аңлаешлы. Сәхнә безгә бик күп милли биюләрне дә күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Безнең, бөтен дөньядагы кебек үк, үткәннең мәдәниятеннән күп нәрсә югала, әмма без ата-бабаларыбызның тормыш нигезе булган кыйммәтләрне саклап калырга һәм тергезергә омтылабыз. Илдә дә чыгыш ясыйбыз, бөтен дөнья буенча фестивальләрдә катнашабыз.
Башкортстанда безне халыкның кунакчыллыгы һәм безнең өчен яңа булган ил тормышын шулай киң күрү мөмкинлеге шаккатырды, без республика башкаласында гына түгел, аның башка шәһәрләрендә дә булдык. Изоляциянең авыр чорыннан соң, кешеләр белән аралашудан һәм сәхнәдә чыгыш ясаудан бик зур ләззәт алдык.
Өйгә кайткач, Уфада беренче көнне Фольклориаданы ачу тантанасында тәкъдим ителгән спектакль турында Һичшиксез сөйләячәкбез. Мондый хәлне без әле күрмәдек, һәм бу Олимпия уеннарын ачу тантанасына охшаган иде. Бу барлык катнашучыларда да зур тәэсир калдырды.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: