+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 13:15

Нефтекама кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алды

7 илдән килгән кунаклар нефтекамалыларны яулады.

Нефтекама кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алды
Нефтекама кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алды
7 илдән килгән кунаклар нефтекамалыларны яулады.

Нефтекамага Бөтендөнья фольклориадасында катнашучылар әле дүшәмбе, 5 июльдә үк килде. Шәһәр халкы кунакларны урыс җырлары, курай көйләре, балалайкада виртуоз уен белән каршы алды һәм һәр делегация, арыганлыкларына карамастан, бер мизгелдә биергә төште.
Көн саен чит ил кешеләре концерт белән күрше шәһәрләргә һәм авылларга чыкты. Һәм менә 8 июльдә Нефтекама Бөтендөнья фольклориадасының төньяк-көнбатыш башкаласы булды. Фестиваль шәһәр мәдәният һәм ял паркында узды, аның аллеясында Нефтекама, Агыйдел, Краснокама һәм Калтасы районнарының милли ихаталары урнашкан иде. Кунаклар халык осталары кул эшләрен куйган, ә иҗат коллективлары җыр-бию белән халыкны чакырды.
– Без бу әйберләрне мәдәниятебезне, тарихыбызны күрсәтү өчен алып килдек. Ун елдан соң сез аларга карарсыз һәм монда Бенин кешеләре булуын исегезгә төшерерсез. Безгә, Бенинга килегез, - дип чакырды Куеви Обен.
Нефтекамалылар волонтерлар һәм тәрҗемәчеләр ярдәмендә чит ил кешеләре белән аралаша алды. «Октава» оборона-сәнәгать комплексының яшьләр белән эшләү буенча белгече Олеся Петраева билгеләп үткәнчә, бик көчле актив, энергияле яшьләр командасы җыелган. Һәр делегациягә волонтерларның билгеле бер саны беркетелде.
Шәһәр халкына һәм кунакларына сәламләү сүзе белән Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев чыгыш ясады.
- Фольклориада дөньяның барлык халыкларының дуслык һәм бердәмлек символы булып тора. Без бүген нинди төрле-төрле икәнлегебезне күрәбез, әмма барыбыз да бергә булуыбызны тоябыз, – дип билгеләп үтте Әминә Ивниевна. - Безнең катнашучылар Башкортстан Республикасы халкы мәдәниятенә үтеп керде. Әйтик, Хорватиядән Михаил Вечкович башкорт халык уен коралы курай белән кызыксына һәм бүген Нефтекама филармониясе курайчысы янында дәресләр ала.
Әминә Ивниевна яшь кешегә курай бүләк итте, ул башкорт инструментында уйнарга өйрәнер һәм курайчыларыбыз белән бер сәхнәдә уйнарга янә килер дигән өметен белдерде.
Фестиваль программасын ачу хокукы кабул итүче якка бирелде, «Тәңгәвер» бию ансамбленә, «Маков цвет» халык вокаль ансамбленә һәм халык уен кораллары ансамбленә шәһәребезне, республиканы һәм илебезне тәкъдим итү хокукы бирелде.
– Үз вакытында без Валентина Толкунова, Леонид Сметанников, Людмила Рюмина кебек танылган артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясадык, мин инде башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары турында әйтмим дә, - ди «Маков цвет» ансамбле җитәкчесе Римма Хафизова. – Шулай да борчылабыз. Күп кенә кешеләрнең тырышлыгы, теләге, ихтыяры, кунакчыллыгы җәлеп ителгән. Ышанычны аклыйсы килә, кунакларга да, шәһәр халкына да күңелле булсын өчен аларны тиешенчә каршы алырга кирәк бит.
Аннары концерт чит ил кунаклары чыгышы белән дәвам итте.
Бер номер башлануга, аны икенчесе алыштырды. Чагу костюмнар, дәртле биюләр, җыр-моңнар таң калдырды.

Концерт башкорт биюе белән тәмамланды. Хорватлар һәм эстоннар, бенинлылар һәм чилилылар, әзербайҗанлылар, парагвайлылар, һиндлар һәм русиялеләр биеде – бу фестиваль көннәрендә барысы да башкорт халык биюен биергә өйрәнде. Соңыннан барысы да дуслык әйлән-бәйләненә басты.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: