+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 20:20

Панама артистлары "Калинка"ны җырлый!

Благовещенга килгән иҗат коллективлары Мәдәният үсеше үзәге янындагы төп сәхнәгә җыелдылар. Русия, Боливия, Греция, Үзбәкстан, Панама, Словакиядән килгән артистлар әйлән-бәйлән уйнадылар.

Панама артистлары "Калинка"ны җырлый!
Панама артистлары "Калинка"ны җырлый!

Благовещенга килгән иҗат коллективлары Мәдәният үсеше үзәге янындагы төп сәхнәгә җыелдылар. Русия, Боливия, Греция, Үзбәкстан, Панама, Словакиядән килгән артистлар әйлән-бәйлән уйнадылар.

Панамалылар репетиция вакытында ук үз энергетикалары һәм тавыш вибрациясе белән тамашачыларны әсир итте. Шулай ук урыс җыры "Калинка"ны башкаруы белән гаҗәпләндерделәр.

- Башкортстанда без беренче тапкыр, күбебез - студентлар. Безнең өчен Фольклориадага бару - бик зур вакыйга, - ди Себастьян, Панамадан иҗат коллективы гитарачысы. - Сездә җылы, үзебезне өйдәге кебек хис итәбез. Мине Башкортстан табигатенең матурлыгы һәм урындагы халыкның кунакчыллыгы шаккаттырды.

Елның иң көтеп алынган бәйрәме - Фольклориаданы Благовещен районы талантлары «Россияночка» һәм «Уралочка» урыс халык ансамбльләре, «Потеха» халык уен кораллары оркестры, шулай ук «Солнышко» хореография ансамбле ачты.

Фото: Благовещен районы хакимияте.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: