- Халыклар дуслыгы булмый дип әйтүче бар икән, ул беркайчан да фольклор фестивалендә булмаган, димәк, - диләр Кыргызстанның «Адис» вокаль-хореографик ансамбленнән кызлар. - Монда барысы да бергә. Без Фольклориаданы кабул итүче Башкортстан халкы белән дә, төрле илләрдән килгән коллективлар белән дә аралашабыз, төрле халык биюләрен бергәләп өйрәнәбез. Бу бик күңелле.
Ансамбль Бишкәкнең 4нче музыка мәктәбе каршында оештырылган, анда Яна, Юля һәм Әлфия эшли. Алар Русиядә үткәрелә торган чараларда беренчегә түгел, мәсәлән, Дельфия яшьләр уеннарында, Новосибирскида фестивальдә булганнар. Бу шәһәрнең музыка мәктәбе белән күптән хезмәттәшлек итәләр.
Ансамбльдә катнашучылар сүзләренә караганда, Кыргызстанда халык традицияләрен, кәсебен, һөнәрләрен саклауга зур игътибар бирелә. Бу юнәлешкә ярдәм итүче яшьләр хәрәкәте дә бар.
- Без тамашачылар алдында сәхнә мәйданчыкларында чыгыш ясап кына калмыйча, тарихны, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан осталык дәресләре дә уздырабыз. Бүген тамашачылар бик ярата торган «Кара ат» милли биюен, илебездә яшәүчеләр арасында популяр булган «Бөркет» биюен тәкъдим итәбез, чөнки табигатебез, аның таулары, урманнары белән горурланабыз, биюләрдә дә аның матурлыгын, чиксез киңлекләрен бирергә тырышабыз. Гүзәл күл турында халык риваятьләренә нигезләнгән «Иссыккүл» номеры да бар. Сәнгать теленең барлык милләт кешеләренә аңлаешлы булуы һәм аларны берләштерүе бик шәп. Шуны да ук билгеләп үттек, Белоретта көләч кешеләр яши, җылы һәм кунакчыл каршы алалар, кунакларга бик шатланалар һәм ярдәм итәргә әзерләр. Тагын без биюләребезнең, музыка коралларының, телебез кебек үк, башкортларныкы белән бик якын булуын билгеләп үттек, гәрчә үзләренең үзенчәлекләре булса да. Мондый киңкүләм чарада катнашуыбызга без бик шат.
Аларның парадта катнашкан, чыгыш ясаган костюмнары тамашачыларның күңелләрен әсир итте. Мондый матурлыкны булдыруда аларга элекке мәктәп укучыларының әти-әниләре ярдәм итә икән, аларны дуслык бәйли.
#Фольклориада2021 #Кызыл таң #WorldFolkloriadaRussia #CIOFF_Russia‼
Фото: belrab.rbsmi.ru