+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 17:08

Уфада кайбер урамнар ябыла

Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында чаралар үткәрелү сәбәпле, 10 июльдә кайбер урамнар вакытлыча ябылачак һәм җәмәгать транспорты хәрәкәте маршрутлары үзгәрәчәк.

Уфада кайбер урамнар ябыла
Уфада кайбер урамнар ябыла

Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында чаралар үткәрелү сәбәпле, 10 июльдә кайбер урамнар вакытлыча ябылачак һәм җәмәгать транспорты хәрәкәте маршрутлары үзгәрәчәк.

Аерым алганда, 10 июльдә 08.00дән 24.00 сәгатькә кадәр хәрәкәт чикләнәчәк: Зәки Вәлиди урамы буйлап Аксаков урамыннан Гафури урамына кадәр участокта; Генерал-губернатор Перовский урамы буйлап (Яр буе урамыннан Зәки Вәлиди урамына кадәр); Яр буе урамында (Сочинская урамына кадәр).

Шулай ук 11 июльгә кадәр "Торатау" конгресс-холлы каршында парковка ябылды.

Әлеге юллар ябылу чаралар әзерләгәндә һәм уздырганда катнашучыларның һәм кунакларның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.

Моннан тыш, халыкка һәм шәһәр кунакларына уңайлы булсын өчен өстәмә автобуслар эшләячәк. 4-10 июльдә көн саен 23.00 сәгатьтә «Пушкин» сәүдә комплексы районында (Пушкин ур., 35а) «Башавтотранс»ның 40 автобусы һәм хосусый пассажир ташучыларның 110 берәмлек автобусы тупланган.

Фото: ufacity.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: