+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10 июль 2021, 22:40

Дөнья тәңкәләреннән түш бизәге ясалды

VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында башкорт хатын-кызының традицион түш бизәге тәкъдим ителде. Соңгы тәңкә сәхнәдә, фестивальне ябу тантанасында тегелде.

Дөнья тәңкәләреннән түш бизәге ясалды
Дөнья тәңкәләреннән түш бизәге ясалды

VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында башкорт хатын-кызының традицион түш бизәге тәкъдим ителде. Соңгы тәңкә сәхнәдә, фестивальне ябу тантанасында тегелде.

- Фольклориадада катнашучы илләрнең тәңкәләре тегелгән түш бизәге - халыкларның берләшү символы, шул ук вакытта матди-мәдәни мирас объекты. Аны ясау идеясе дә шунда туган иде. Башкортларда ул һәрвакыт берләшү символы булды, буыннан-буынга күчеп килде. Без үз халкыбызның гореф-гадәтләренә тугры калабыз, - диде Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Русия бүген дөньякүләм фольклор үзәге һәм Җир шарындагы барлык халыкларның берләшүен гәүдәләндерә. Әгәр Фольклориада символикасы төшерелгән беренче тәңкәгә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Фольклориадага кадәр 100 көн хисабын башлау тантанасында Русия акчасын беркетсә, ябу тантанасында CIOFF Русия милли секциясе президенты, В.Д. Поленов исемендәге Русия Халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова соңгы тәңкәне текте.

Әлеге түш бизәге (һаҡал) дөньяның 37 иленнән килгән табигый ташлар, акчалар белән бизәлгән, аларны Фольклориадада катнашучылар үзләре белән алып килгән.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: