Хәбәр итүебезчә, әлеге минутларда Башкортстанның башкаласы Уфада искиткеч матур тамаша - Фольклориада ябылу уңаеннан матур концерт тамашасы бара.
Концертны Русиянең иң борынгы профессиональ халык хоры – М. Е. Пятницкий исемендәге Дәүләт академия урыс халык хоры ачып җибәрде. Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле, «Аргымак» төркеме чыгышлары алкышларга күмелде.
Аннан соң программаны 19 ил (Боливия, Коста-Рика, Колумбия, Хорватия, Эстония, Индонезия, Казахстан, Кыргызстан, Польша, Черногория, Панама, Франция, Мексика, Румыния, Русия, Эквадор, Швейцария, Үзбәкстан, Парагвай) фольклорчылары чыгышы ямь өстенә ямь булды.
Бу искиткеч чыгышлар тамашачылар күңелендә озак сакланыр, чөнки мондый югары дәрәҗәдәге тантана гомергә бер була.
Фото: Динар Кәлимуллин.