+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10 июль 2021, 12:35

Эмир Кустурица: “Теләгебез — кешеләрне бәхетле итү!”

Танылган серб режиссеры һәм музыкант Эмир Кустурица да VI Бөтендөнья CIOFF® фольклориадасында катнаша.  

Ул «The No Smoking Orchestra» фолк-рок төркеме составында мәдәни форумның ябылу тантанасында чыгыш ясаячак.

Башкортстанга Кустурица инде икенче тапкыр килә, элегрәк ул 2019 елда «Евразия йөрәге» фестивалендә чыгыш ясаган, шулай ук башкорт кинематографистлары белән аралашкан иде.

Бүген төнлә Эмир Кустурица утырган самолет Уфа аэропортына төште. Аны Фольклориаданы оештыручылар һәм журналистлар каршы алды.

"Барыннан да элек сезнең табигать һәм кешеләр истә калды — бу минем тормышымда иң төп рольне уйный, — дип билгеләп үтте Кустурица. – Фестивальләр — дөнья мәдәниятенең төп ресурслары. Бик яхшы концерт булыр дип уйлыйм. Без кешеләрне бәхетле итәргә телибез, алар безнең энергетиканы тойсыннар иде!»

Фото: Георгий Шишкин

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: