+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10 июль 2021, 14:30

Фольклориада: CIOFF ® ️ юлламаларына кул куелды һәм вакыт капсуласына салынды

Бүген, 10 июльдә, VI Бөтендөнья фольклор-CIOFF ® ️ ябылган көнне, юлламаларга кул куелды һәм вакыт капсуласына салынды.

Фольклориада: CIOFF ® ️ юлламаларына кул куелды һәм вакыт капсуласына салынды
Фольклориада: CIOFF ® ️ юлламаларына кул куелды һәм вакыт капсуласына салынды
Бүген, 10 июльдә, VI Бөтендөнья фольклор-CIOFF ® ️ ябылган көнне, юлламаларга кул куелды һәм вакыт капсуласына салынды.

Шулай ук CIOFF ® ️ һәм Республика халык иҗаты үзәге арасында матди булмаган мәдәни мирасны саклау, тарату һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатларында хезмәттәшлек итү ниятләре турындагы беркетмәгә кул куелды. Тиешле документка CIOFF ® ️ президенты Филипп Боссан һәм Башкортстанның Республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры Артур Әлибәков кул куйдылар. Дөньяның 37 иленнән делегацияләр вәкилләре әлеге истәлекле вакыйгаларның шаһитлары булды.

Милли делегатлар утырышында CIOFF ® ️ VI Бөтендөнья фольклор универсиадасын оештыручылар һәм анда катнашучыларның киләчәк буыннарга, шулай ук VII Бөтендөнья cioff ® ️ Фольклориадасында катнашучыларга юлламалар төзелде һәм вакыт капсуласына салынды. Һәр капсулада котлау сүзләре һәм теләкләр бар.

Моннан тыш, киләчәк буыннарга юллама белән вакыт капсуласын символлар – тәңкәләр, бизәкләр, артефактлар, музыкаль инструментлар, традицион костюмнарның тукымалары һәм башкалар тулыландырды.

CIOFF ® ️ президенты Филипп Боссан вакыт капсуласына - тәңкә, CIOFFның Русия милли секциясе Президенты, В. Д. Поленов исемендәге Русия халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова - традицион урыс матрешкасы, Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова истәлекле бизәк салдылар. Капсулага делегатларның истәлекле юлламаларын төшерү хокукы CIOFF ® ️ VI Бөтендөнья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрү дирекциясе Башкарма директоры Артур Әлибәковка бирелде.

Тантаналы чарада делегатларның һәр вәкиленә истәлекле плакеткалар тапшырылды.

Иртән Салават Юлаев исемендәге мәйданда VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларны күмәк фотога төшерү булды.

«Бүген - Халыкара фольклор фестиваленең соңгы көне. Без барлык катнашучыларны да Уфа амфитеатры касәсендә - «Фольклориаданың йөрәге»ндә фотога төшердек. Барысы да бу тәкъдимне бик теләп кабул итте. Без бу фотографияләрнең озак-озын хәтердә калуын телибез", - дип шәрехләде Башкортстан мәдәни программалар дирекциясе җитәкчесе Гөлнара Юрина.

Фото: Рамил Нәфыйков

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: