+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10 июль 2021, 11:45

"Фольклориада йөрәге" бер ритмда типте

Кичә "Фольклориада йөрәге" күргәзмәсе үз эшен тәмамлады.

"Фольклориада йөрәге" бер ритмда типте
"Фольклориада йөрәге" бер ритмда типте
Кичә "Фольклориада йөрәге" күргәзмәсе үз эшен тәмамлады.

"Фольклориада йөрәге" күргәзмәсе Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында 4 июньдә ачылды. Ул чын мәгънәсендә Фольклориаданың йөрәге булды. Моннан иртәнге сәгатьләрдән алып, кичкә кадәр кеше өзелмәде. Дөньяның төрле илләр мәдәнияте белән танышу, күргәзмәдән кул эшләнмәләрен сатып алу, танышу, дуслашу - болар барысы да Салават Юлаев исемендәге мәйдан каршында булды.

Танылган кубызчы, Башкортстанның халык артисты Миңнегафур Зәйнетдинов белән аның хатыны, кул остасы Гөлгенә Зәйнетдинова да "Фольклориада йөрәге" күргәзмәсендә катнаштылар. Аларның күз явын алырдай эшләнмәләре куелган өстәлләре яныннан һәркөн кеше өзелмәде. Монда башкорт милли орнаментлы алкалар, муенсалар, беләзекләр сатып алырга мөмкин иде. Аларны Гөлгенә ханым үзе эшли. Ә инде үз куллары белән эшләнгән төрле музыка коралларын Миңнегафур Миңнеәхмәт улы тәкъдим итте.

Ачык, мөлаем йөзле, барлык яклап та сәләтле Зәйнетдиновлар гаиләсе янында дәртле көй-моң да яңгырады, килгән кунакларның күңелен күтәрде, "Фольклориада йөрәге"нең бер ритмда тибүенә үз өлешен кертте.

Фото: vk.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: