+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10 июль 2021, 23:40

"Фольклориада югары дәрҗәдә узды. Бу - зур уңыш!"

Әлеге минутларда "Торатау" Конгресс-холлы амфитеатрының ачык мәйданчыгында Халыкара фольклор фестивале ябылды.

"Фольклориада югары дәрҗәдә узды. Бу - зур уңыш!"
"Фольклориада югары дәрҗәдә узды. Бу - зур уңыш!"

Әлеге минутларда "Торатау" Конгресс-холлы амфитеатрының ачык мәйданчыгында Халыкара фольклор фестивале ябылды.

Республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Фольклор фестивальләрен һәм традицион сәнгатьләрне оештыру буенча Халыкара совет (CIOFF) президенты Филипп Боссан, В.Д.Поленов исемендәге Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

"Фольклориада ничек үтте дип саныйсыз?" дигән сорау бирелде.

- Бу сорауга җавап минем йөземдә язылган. Бик зур эш башкарылды. Чараның нәкъ Уфада узуына бик шатмын. Русия CIOFF җитәкчелеге һәм Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән чараны үткәрү өчен чын "гаилә" булдырылды. Ул биш ел дәвамында әлеге чараны әзерләде. Фольклориада бик яхшы, югары дәрәҗәдә оештырылды һәм үтте. Бу - зур уңыш, - диде Филипп Боссан. - Иң шатландырганы - кешеләр. Үзегез күрдегез, яңгыр явып торуга карамастан, тамашачылар китмәде, безне зурладылар, чыгыш ясаучыларны алкышларга күмделәр. Минем генә түгел, ә барлык делегацияләр оештыру бик югары дәрҗәдә булды, диләр. Фольклориаданы ачу һәм ябу тантаналары искиткеч булды, районнар һәм шәһәрләрдәге чыгышлар истә калачак. Чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен Башкортстан җитәкчелегенә, мәдәният министры - "Фольклориаданың әнисе" Әминә Шәфыйковага зур рәхмәт!

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: