Кунаклар һәм тамашачыларны Ишембай районы хакимияте башлыгы Азамат Абдрахманов котлады. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлау сәламен республика вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин тапшырды.
Масштаблы фестиваль Башкортстанда яшәүче халыкларның фольклор коллективлары чыгышларыннан башланды. Фольклориада кысаларында Ишембай Австрия, Испания, Казахстан, Колумбия, Польша артистларын кабул итте.
Чагу, экстравагант, талантлы һәм искиткеч позитив Фольклорида катнашучылары тамашачыларны сокландырды. Һәр чыгыштан соң сәхнә янындагы киңлекне "Әфарин!" дип кычкырулар һәм алкышлар яңгырады.
- Безнең төркем ике ел элек Русиягә килгән иде инде, ләкин монда мин беренче тапкыр, - дип аңлата австрияле Мартин Тейпингер. - Коллегалар сөйләвенчә, Башкортстанда табигать бик матур. Аларга Урал таулары аеруча нык тәэсир иткән. Чыннан да, сезнең республика бик матур, монда килүемә мин бик бәхетле. Мин аккордеонда уйныйм һәм монда беренче тапкыр курайда уйнап карадым. Бик кыен булып чыкты, әмма тавышы онытылмаслык булып чыга.