+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10 июль 2021, 22:25

Хәтта күкләр дә елады...

Уфада Фольклориада тәмамланды.  

Хәтта күкләр дә елады...
Хәтта күкләр дә елады...

Уфада Фольклориада тәмамланды.

— Сезнең белән аерылышу бик күңелсез, дуслар, күрәсезме, хәтта күкләр дә елый, — диде Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, киңкүләм чарада барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Ләкин, ышанам, без әле кунакчыл Башкортстан җирендә күп тапкырлар очрашырбыз. Бу көннәрдә безнең республика зур концерт мәйданына әверелде. Сезнең чагу чыгышларыгыз безнең йөрәкләрне яулады. Алар — бәясез! Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сезгә зур рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез!

Мәдәният министры бу көннәрдә халыклар дуслыгының матур үрнәгенең ачык чагылуын билгеләде һәм, һәммәсенә рәхмәт белдереп, сәламәтлек, тынычлык, иминлек теләде.

Әминә Шәфыйкова тантанада Фольклор фестивальләрен һәм традицион сәнгатьләрне оештыру буенча Халыкара совет (CIOFF) президенты Филипп Боссанга, В.Д.Поленов исемендәге Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртовага, директор урынбасары, CIOFFF Русия милли секциясенең җаваплы секретаре, CIOFF®️ Бөтендөнья фольклориаданы әзерләү һәм үткәрү буенча комитет әгъзасы Андрей Беляевка Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы гимн астында Фольклориада әләме төшерелгәндә күпләрнең күзләрендә яшьләр күренде.

Фольклориада эстафетасы дөнья буйлап дәвам итә.

Фото: Динар Кәлимуллин

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: