+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
12 июль 2021, 19:15

Уфада Фольклориадага йомгак ясалды

Фольклориадада дөньяның 37 иленнән 1000нән артык катнашучы килде, 28 мәйданчыктагы күргәзмәләргә һәм өч фан-зонага килүчеләр 300 меңнән артык булды.

Уфада Фольклориадага йомгак ясалды
Уфада Фольклориадага йомгак ясалды


Бу Уфадагы алтынчы Бөтендөнья фольклориадасы нәтиҗәләренең аз өлеше генә. Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сүзләренә караганда, халыкара чараны оештыруда бөтен республика буенча 3,5 меңнән артык кеше катнашкан, анда волонтерлар, журналистлар, кураторлар, тәрҗемәчеләр, туклану һәм транспорт өлкәсе хезмәткәрләре кергән.

"Интернет ресурслары белән бергә телевизион трансляцияләр тамашачылар аудиториясен киң колачлау мөмкинлеге бирде. Интернет челтәрләрендә трансляцияләр һәм мәкаләләр каралуның якынча саны - 10 миллионнан артык. 53 федераль киңкүләм мәгълүмат чарасы 5,5 меңнән артык материал бастырып чыгарды. Шулай ук Фольклориада турында 30 илнең киңкүләм мәгълүмат чаралары мәгълүмат бирде", - диде Әминә Шәфыйкова.

CIOFF президенты Филипп Боссан билгеләп үткәнчә, "ачу тантанасы искиткеч һәм иң яхшысы булды".

«Иң мөһиме - коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуына юл куелмады. Килгән катнашучыларның җаваплы мөнәсәбәтен билгеләп үтәргә кирәк — аларның 80 проценттан артыгы прививка ясатып килгән», - дип аңлатты мәдәният министры.

Фольклор фестивале көннәрендә чит ил кешеләре Русия һәм Башкортстан мәдәниятләре белән таныштылар, Башкортстан табигатенә, илебез киңлекләренә, республика халкының кунакчыллыгына сокландылар. Черногориядән ансамбль җитәкчесе Сретен Калудерович, Әбҗәлил районы Черногориядән калышмый, дип билгеләп үтте.

Француз коллективы җитәкчесе Себастьян Монтриняк һәм аның «Лезанфан Дарьозо» фольклор коллективы беренче тапкыр безнең илгә килгән.
«Русия киңлекләренә таң калдым! Торак пунктлар арасында аралар зур, кешеләр бик тату. Ә биредә кунакчыллык искиткеч!", — дип гаҗәпләнде француз, Караидел районының матурлыгына шаккатып.

АКШ кунаклары бездә җитештерелгән "Кока-кола" эчте һәм ул бездә аларныкыннан күпкә тәмлерәк, дип сөйләде. Колумбиялеләр Русиядә халыкның бик тиз ритмда яшәвен билгеләп үтте. Кунаклар Нуриман районында традицион җәядән атудан бик канәгать калды, хорватлар курай белән бик кызыксынды. Азәрбайҗаннан «Ритм» бию коллективы Нефтекама филармониясенең «Тәңгәвер» бию ансамбле артистларына искиткеч осталык дәресе күрсәтте.

Чит ил кешеләренең безнең кухняга карата кызыклы фикерләре дә булды, аерым алганда, австриялеләрне барлык диярлек ашка укроп өстәлүе гаҗәпләндерде, Панамадан килгәннәрне - сөтле чәй, испаннарга карабодайның тәме сәер тоелган. АКШ вәкилләре - Салават Юлаев, Колумбия вәкилләре – генерал Шәйморатов турында, боливиялеләр «Калинка» җырын башкардылар, Венгрия халык биюе коллективы «Карабай» башкорт халык җырын өйрәнде.

Мексиканың «Байерт Азтек» фольклор коллективы директоры Хуан Салседо билгеләп үткәнчә, «республикада һәм Уфада безне һәркайда кояшлы кешеләр каршы ала, алар һәрвакыт елмая. Кояшлы матур көн тора. Мексикага без үзебез белән Башкортстан җанының бер өлешен алып китәчәкбез".

Әминә Шәфыйкова 16 июльдә Милли музейда узачак фестиваль нәтиҗәләре буенча күргәзмә ачылачагын хәбәр итте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Фольклориаданы әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

– Әлеге фестивальне уздыру нәтиҗәсендә без халык дипломатиясе үсешенә зур өлеш керттек, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: