+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
16 июль 2021, 20:55

Фольклориада йомгаклары буенча дәүләт бүләкләре тапшырылды

16 июльдә Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы нәтиҗәләре буенча дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов тапшырды.

Фольклориада йомгаклары буенча дәүләт бүләкләре тапшырылды
Фольклориада йомгаклары буенча дәүләт бүләкләре тапшырылды

«3-10 июльдә Евразия континентының йөрәгендә дөньякүләм мәдәнияттә чын мәгънәсендә чагу вакыйга булды - Башкортстан Республикасы Русия Федерациясен тәкъдим итте, ул фольклор, туризм, кунакчыллык һәм җир йөзендәге төрле халыкларның иҗади аралашу мәйданчыгы булды.

VI Бөтендөнья Фольклориадасы оештыруның югары дәрәҗәсе һәм моңарчы күрелмәгән санитар-эпидемиологик чаралар белән тарихка керде. Уртак эшкә үз өлешен керткән һәркемгә хезмәте өчен республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән рәхмәт белдерәсем килә”, - дип ассызыклады Азат Шамил улы.

Башкортстан Башлыгы указы белән Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе директоры, Бөтендөнья Фольклориадасының ачылу һәм ябылу тантанасының баш режиссеры, «Фольклиада йөрәге» фестивале координаторы Айдар Зөбәдуллин Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.

Моннан тыш, Башкорт дәүләт филармониясендә VI Бөтендөнья фольклориадасы нәтиҗәләре буенча мәдәният министры Әминә Шәфыйкова ведомство бүләкләрен тапшырды.

Фото: Рамил Нәфыйков

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: