+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
25 июль 2021, 16:25

"Дүрт ягыгыз кыйбла..."

Җырчы Илсөя Бәдретдинова тагын нәрсәгә ачуланган?

"Дүрт ягыгыз кыйбла..."
"Дүрт ягыгыз кыйбла..."

 Илсөя Бәдретдинова «Болгар» радиосының «Сәхнәдәш» тапшыруында картайганга борчылмаска кирәклеге турында сөйләгән.

Тапшырудан өзекне инстаграм сәхифәсенә куйган.

«Кайвакыт карыйсың да, и, чәч агарган дисең. Карале, малай, монда җыерчык чыккан дисең. Шуннан кылт итеп искә килеп төшә: ә бит кайберәүләр беренче чал чәчләрен күрмичә дә дөнья йөзеннән китә.

Беренче җыерчыгын күрә алмыйча да дөнья белән хушлаша. Бу бит минем ак чәчем. Бу минем җыерчык. Бу бит бәхет. Миңа кырык яшь һәм мин үземнең яшемне яратам. Ә кемгә минем яшәү рәвешем һәм мин ошамыйм, дүрт ягыгыз кыйбла, дөнья шундый иркен», — дигән җырчы.

Фото: интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: