22 июльдә Башкортстанда яшен сугып үтергән хатын-кыз Стәрлетамакта яшәүче 38 яшьлек Әминә Н. булып чыга.
Исегезгә төшерәбез, бу хәл Кунакбай авылы янында Стәрле елгасы ярында булган. Ул көнне хатын үсмер улы белән әти-әнисе янына туган авылына кунакка кайта. Аның белән бергә мал көтәргә китә.
Көтү вакытында кинәт яшенле яңгыр башлана, бала белән әнисе, яшеннән яшеренергә омтылып, ялгыз агач астына басканнар. Яшен чаткысы Әминәгә туры килгән. Хатын улының күз алдында үлгән. Шул ук вакытта малай зыян күрмәгән.
- Син шундый якты, игелекле һәм ярдәмчел кеше идең. Башка күрмәсбез, сөйләшмәсбез дип ышанасы да килми. Туган ягыңа кайтып, ике көн торгач кына син кинәт һәлак булдың. Очрашырга ниятләгән идек, һәм менә сине соңгы юлга озаттык. Югалту ачысын сүзләр белән аңлатырлык түгел. Тыныч йокла, – дип кайгыра Әминәнең дус кызы социаль челтәрләрдә.
Искәртеп узабыз, быел җәй Башкортстанда яшен сугу аркасында ике кеше үлде. Тәүге очрак Авыргазы районындагы пляжда теркәлгән иде.
Фото: кп.ру