+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
2 август 2021, 22:40

Александр Андреев: "Аэропорт югары марка тота"

Бүгенге оператив киңәшмәдә «Уфа» халыкара аэропорты үсешенең төп нәтиҗәләре турында предприятиенең генеральный директоры Александр Андреев сөйләде.

Александр Андреев: "Аэропорт югары марка тота"
Александр Андреев: "Аэропорт югары марка тота"

 Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елда аэропорт Идел буе федераль округы буенча алдынгы урынны алган – ул гомум пассажирлар агымының 35 процентына хезмәт күрсәткән.

- Узган ел нәтиҗәләре буенча «Уфа» аэропортының пассажирлар агымы 2,376 миллион кеше тәшкил итте. Бу, пандемиягә кадәрге елдагы белән чагыштырганда, 33 процентка кимрәк, әмма Идел буе федераль округының башка төбәкләренә караганда, яхшырак. Әйтик, Казанда кимү – 37, Самарада – 44, Түбән Новгородта 48 процент күзәтелгән. Тулаем алганда, тармак буенча Русия аэропортлары аша пассажирлар ташу күләме 41 процент тәшкил итте, - диде Александр Андреев.

Шул ук вакытта быел 26 июльдә Уфа аэропорты 2 миллион пассажир күрсәткеченә җитте, ул, 2019 елгы коронавируска кадәр хезмәт күрсәтү темпларын ике атнага узып китте.

Александр Андреев шулай ук «Уфа» аэропортыннан Әрмәнстанга, Кыргызстанга һәм Белоруссиягә рейслар башкарылуын, аларның ешлыгын арттыру һәм Евразия икътисади берлеге илләренә яңа рейслар ачу планлаштырылуын билгеләп үтте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Уфа» халыкара аэропорты эшчәнлеген уңай бәяләде.

- Бүген рейсларның 56 проценты, Мәскәүне узып, Уфаны илнең башка шәһәрләре белән тоташтыра, әмма моның белән тукталырга ярамый. Киләсе елга авиапассажирлар ташуны субсидияләү программасын финанслау мөмкинлеге турында уйларга кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе Уфадан Австриягә, Германиягә туры рейсларны яңарту, шулай ук Израиль белән һава юллары ачу кирәклеген билгеләп үтте.

– Без халыкның иң мөһим: я туристик, я эшлекле юнәлешләр буенча тыныч кына оча алуын телибез, – диде Радий Хәбиров.

Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы аэропорт территориясендә халыкара дәрәҗәдәге яңа кунакханә төзүнең мөһимлеген ассызыклады.

Фото: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: