+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
2 август 2021, 18:05

Халык санын алуга әзербез

Бүген атналык оператив киңәшмәдә республиканың алда торган Бөтенрусия халык санын алуга әзерлеген карадылар.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ("Башкортостанстат") территориаль органы җитәкчесе Әкрам Ганиев хәбәр иткәнчә, 2021 елда ведомство кече һәм урта бизнесны икътисади исәпкә алу үткәргән.

Шул ук вакытта Башкортстан хисап тоткан эшкуарлык субъектлары саны буенча Русиянең беренче ун төбәге арасына кергән. Агымдагы елның 1 августыннан авыл хуҗалыгы исәбен алу кысаларында йорт хуҗалыкларын йөреп чыгу башланды. Анда 1 800 белгеч катнаша, алар кирәкле белем алган.

Халык санын алу республиканың агросәнәгать комплексы үсеше параметрларын формалаштыру өчен актуаль база булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук "Башкортостанстат" җитәкчесе 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр планлаштырылган Бөтенрусия халык санын алуга әзерлек турында да сөйләде. Аның бурычы – Башкортстан территориясендә даими яшәүчеләрне исәпкә алу. Анда 9 меңгә якын белгеч катнашачак.

Шунысы билгеле булсын, Русия халкы беренче тапкыр "Дәүләт хезмәтләре" порталында халык санын алуны мөстәкыйль рәвештә уза алачак.

– Җанисәптә катнашу өчен персоналны сайлау сентябрь башына тәмамланачак, - дип хәбәр итте Әкрам Ганиев. – Шул ук вакытта авыл җирлегендә белгечләрнең бер өлеше ике исәпкә алуда – авыл хуҗалыгы һәм Бөтенрусия халык санын алуда эзлекле катнашачак. Төбәк Башлыгы "Башкортостанстат" коллективына мөһим статистик чараларны әзерләү эшен оештырган өчен рәхмәт белдерде.

– Без инде күптән Бөтенрусия халык санын алуга әзерләнәбез һәм аны сыйфатлы итеп үткәрергә тиешбез, - диде Радий Хәбиров. - Безнең өчен Башкортстан халкының санын һәм структурасын аңлау мөһим. Бу республиканың киләчәк үсеше өчен бик файдалы мәгълүмат булачак.

Фото: правительстворб.ру

Халык санын алуга әзербез
Халык санын алуга әзербез
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: