-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
2 август 2021, 21:45

Үлүчеләр саны арта

Башкортстан Хөкүмәтендә республика Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге чираттагы видеоселектор киңәшмәсе булды, анда халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау барышы каралды.

Үлүчеләр саны арта
Үлүчеләр саны арта

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада коронавирус инфекциясе таралу күрсәткечләре элеккечә эпидемиологик процессның таралуы интенсивлыгы кимү турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирми. Узган атнада гына да республикада 2000гә якын кеше авырган, үлүчеләр саны шактый югары.

- Коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен вакциналанудан башка вариант юк. Бездә сыналган чара бар. 30 июльгә төбәккә миллионнан артык доза вакцина кайтарылды. Өлкән яшьтәге халыкның яртысына якынына беренче компонент белән прививка ясатылган инде. Кирәкле күрсәткечләргә ирешү өчен бу эшне системалы алып барырга кирәк. Татьяна Голикова рәислегендәге Русия оператив штабы утырышы нәтиҗәләре буенча, 1 сентябрьгә кадәр халыкның 60 процентына прививка ясау, ә 1 ноябрьгә кадәр өлкән яшьтәге халыкның 80 процентына вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясау бурычы куелды. Бу коллектив иммунитетны эшләп чыгару өчен бик мөһим, - дип ассызыклады Премьер-министр.

Аның урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин мәгълүматлары буенча, республикага коронавирус йогышын профилактикалау очен 1 065 338 доза вакцина кайтарылган. Бу күләм 1 900 000 кешенең (өлкән халыкның 60%) 56 процентын колачларга мөмкинлек бирә.

Федераль регистр мәгълүматларына караганда, 25 июльгә 918 656 кешегә I компонент белән вакциналау үткәрелгән, 688 582 кеше тулысынча вакциналанган.

Фото: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: