+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
5 август 2021, 19:45

Әгәр болар иреккә чыга калса...

Русиядә үлем җәзасына хөкем ителгән 11 тоткын иреккә чыгарга әзерләнә.

Әгәр болар иреккә чыга калса...
Әгәр болар иреккә чыга калса...

Вакытында аларга үлем җәзасы 25 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә алыштырылган.

Бу хакта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Известия» яза.

Алар барысы да диярлек гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә каршы җинаять кылган. Шул ук вакытта Русия колонияләрендә хәзерге вакытта ярлыкау тәртибендә үлем җәзасы гомерлек төрмәгә алмаштырылган 538 кеше бар.

Әгәр дә мораторий 1997 елда кабул ителүен исәпкә алсак, кайберләренең быел һәм киләсе елда иреккә чыга алачагын аңларга була.

25 ел төрмәдән соң иреккә чыккач, нишләр икән болар?

Фото: лента.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: