+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 август 2021, 17:30

Әфарин, Гөлназ!

Токиода узучы Олимпия уеннарында хәзерге биш төрле ярышны (пятиборье) берләштергән дисциплинада ирекле стиль белән 200 метр дистанциягә йөзү буенча ярышлар узды.

Әфарин, Гөлназ!
Әфарин, Гөлназ!

Аларда Русия спортчысы Гөлназ Гобәйдуллина 2.07,31 нәтиҗәсе белән җиңү яулады.

Бу Олимпия рекорды булып тора. Бу төрдә җиңү аңа 296 балл җыярга мөмкинлек бирде. Ул пятиборьены берләштергән дисциплинаның гомум зачетында 10нчы урында бара, дип хәбәр итә "Чемпионат". Тагын бер русияле Ульяна Баташова өченче урында.

Белешмә

Гөлназ Гобәйдуллина Яңа Уренгой шәһәрендә туган. Ун яшьтә гаиләсе белән Уфага күчеп киләләр. Башта кыз йөзү белән шөгыльләнә, ә 11 яшендә биш төрле ярышка күчә. 2003 елдан 2014 елга кадәр ул Уфада тренер Игорь Шохов җитәкчелегендә шөгыльләнде. Бу вакыт эчендә Башкортстан спортчысы берничә тапкыр Бөтенрусия һәм халыкара ярышларда җиңүче һәм призер булды.

Гөлназ җәйге үсмерләр Олимпия уеннары бүләге алган бердәнбер Русия спортчысы булды. Ул чакта 2010 елда ул шәхси зачетта бронза медаль яулады.

2015 елда Европа чемпионатында дүртенче урынны яулады, 2016 елгы җәйге Олимпиадага квалификацияләнде. Олимпиадада йөзү буенча пятиборьены берләштергән дисциплинада 200 метр араны 2:07,94 вакытта йөзеп, Олимпия рекорды куйды. Әмма йомгаклау зачетында унбишенче урынны алды.

2017 елның 27 августында Каһирә шәһәрендә (Мисыр) узган заманча пятиборье буенча дөнья чемпионатында Гөлназ шәхси турнирда алтын медаль яулады.

2019 елның 25 маенда спортчы Прагада узган заманча пятиборье буенча дөнья Кубогы этабында икенче урынны алды. Спортчы гомум нәтиҗә -1377 балл күрсәтте.

2017 елның октябреннән Гөлназ Гобәйдуллина ЦСКАда прапорщик буларак хезмәт итә.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: