"Кызыл Башкортстан" совхозының Самара бүлекчәсендә 1970 елда ук төзелгән мәктәп авария хәлендә.
Быел мартта төзелеш җитешсезлеге аркасында ябу плитәсе җимерелгәннән соң укучыларга белем бирү балалар бакчасы базасында 2 сменада оештырылган. Премьер-министр бинаны ремонтлап булмавын, аны сүтеп, яңасын төзергә кирәклеген билгеләп үтте. Шуннан соң мәктәп төзелешенә проект-смета документациясен эшләргә кушты.
– Без быел ук яңа мәктәп төзелешенә керешү өчен Республика адреслы инвестиция программасына үзгәрешләр кертәчәкбез, аны без 2022 елның 1 сентябрендә ачарга ниятлибез, - диде Андрей Назаров.
*** Озерное авылында Премьер-министр авария хәлендәге «Росинка» балалар бакчасын карады. Бу бинаны ремонтлау мөмкин түгел, чөнки ул даими су басу зонасында урнашкан. Язгы ташу чорында ул биналарга барып җитә.
– Без Озерное авылында яңа балалар бакчасы төзергә карар иттек, ә демографик үсешне исәпкә алып, аны яңа мәктәп белән берләштерәчәкбез, - диде Андрей Назаров.
*** Шулай ук Премьер-министр Андрей Назаров Әскар - Әлмөхәммәт – Сибай автомобиль юлында ремонт барышы белән танышты. 18.1 километр озынлыктагы автомобиль юлын ремонтлау өч этаптан тора. Инде юлның яртысы ремонтланган, быел тагын 3 километр юл тапшырылачак.
- Бу юл 30 елга якын ремонтланмаган, - диде Андрей Назаров. - Әскар - Әлмөхәммәт – Сибай участогын ачу төбәктә транспорт хәрәкәтен сизелерлек яхшыртачак. Бу Урал аръягында яшәүчеләр өчен араны 50 чакрымга кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, ә иң мөһиме - юл хәрәкәтендә катнашучыларның хәвефсезлеген арттырачак.
Фото: правительстворб.ру