-22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
10 август 2021, 19:25

"Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!'

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост куйган.

"Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!'

"Бу пост техника, янгыннар, урман турында түгел, ә кешеләр турында. Безнең Урал аръягының барлык районнарыннан, бөтен Башкортстаннан диярлек төрле - урындагы һәм килгән кешеләр бик күп. Яшь һәм өлкәннәр, ир-егетләр һәм хатын-кызлар, чиновниклар һәм эшчеләр. Алар барысы да урманнарга һәм республиканың көньяк далаларына килгән ут белән көрәшү өчен берләшкән.

Күпчелек дәрәҗәдә янгыннар локальләштерелгән, әмма ут табигый сәбәпләр аркасында, күп очракта аның белән саксыз эш итү, ә кайдадыр аңлы рәвештә ут төртү аркасында янә һәм янә килеп чыга. Һәм икенче атна инде ялкынга каршы көрәшкән бу батыр кешеләргә тирән ихтирам сүзләремне җиткерәм.

Хәйбулла районында республика штабы утырышын үткәрдем. Бирегә һәм урман янгыннары теркәлгән башка районнарга тагын ресурслар һәм техника китерәчәкбез. Кешеләр өчен. Килешкәнчә, без үзебезнекеләрне ташламыйбыз".

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева