+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
11 август 2021, 20:00

Фирдүс операция ясаткан

Хәле ничек? Германиягә киткән җырчыны фанатлары бик борчылып озатып калган иде.

Фирдүс операция ясаткан
Фирдүс операция ясаткан

Күпләрнең яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев кай җиренә операция ясавын әйтми, бер ханымның ничә сумга төшә дигән соравына да җавап бирмәде: «Барысы да узгач, бәяләрен дә, бөтен нечкәлекләрен дә язармын. Хәзер бу хакта сөйләшәсем килми», - ди ул.

Билгеле булуынча, җырчыга 11 августта аягына ике операция ясаганнар.

Фирдүс операция өстәленә ятканчы, аэропортка җыенганда, кечкенә улы — Куян блогерның «Әти, син кая барасың?» дигән соравыннан елап җибәрә язуын дулкынланып сөйләде. 

Бүген ул дәваханә палатасыннан фото куйган. Кәефе яхшы гына күренә. Менә хәзер җырлаячакбыз дигән ул.

Фото: tatar-inform

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: