+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
11 август 2021, 20:05

Торак пунктларга хәвеф янамый

Зианчура, Зилаер һәм Хәйбулла районнары хакимияте башлыклары янгын дөрләгән территорияләр өстеннән очып үттеләр.

Торак пунктларга хәвеф янамый
Торак пунктларга хәвеф янамый

Өч район чигендә зур янгын учагы теркәлгән.

Әле Хәйбулла районында гына 1500 гектар урман яна. Янгын өстеннән очу хәлне ачыкларга ярдәм иткән һәм утны таратмау мөмкинлеге биргән минеральлаштырылган урыннарның кайда җитмәвен күрсәткән. Бу урыннарны картага теркәп, районнар башлыклары җирдә киңәшмәне дәвам итте.

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре җил аркасында утның юнәлеше үзгәреп торуын билгеләде. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 11 метрга җитә, бу эшне җитди катлауландыра.

18 сәгатькә 4108,7 гектар мәйданда 24 урман янгыны дөрләвен дәвам итә. Шуларның 20се туктатылган, икесе сүндерелгән.

Торак пунктларга хәвеф янамый.

Янгыннарны 300 берәмлек техника, 1119 кеше сүндерә. 523 волонтер катнаша.

Фото: sobkor.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: