+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
12 август 2021, 21:05

"Янгын белән көрәштә безгә һәр гомер кадерле"

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Стәрлетамактагы янгынга каршы хезмәте инструкторы Владимир Гаврилов хезмәттәшләре белән бергә Хәйбулла районында урман янгыннарына каршы көрәш штабына 120дән артык күчмә ранец алып кайтты.

"Янгын белән көрәштә безгә һәр гомер кадерле"
"Янгын белән көрәштә безгә һәр гомер кадерле"

Хәйбулла районындагы янгыннарда волонтерларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин иттеләр.

- Мондый һәр ранец 18 литр су сыйдыра, - ди Владимир Константинович. - Аларга суны янгын сүндерү машиналарыннан агызабыз. Аны шулай ук авыл Советының ирекле янгын командасы да алып килә. Уфадан бер волонтер "ГАЗель"дә үзе белән биш кубка якын алган. Ә суны елгадан ук алырга була, ул яну учагыннан ерак түгел. Иң мөһиме - аны, ашыкмыйча, фильтр аша агызырга кирәк, югыйсә, форсунка тыгыла һәм ранец сафтан чыга. Менә әле без шуны төзәтәбез. Әмма, гомумән алганда, ранецлар җитәрлек. Моннан тыш, иреклеләр балта, бензопычкы, көрәкләрдән файдалана.

Волонтерларның бурычы, Владимир Гаврилов сөйләвенчә, утның бер яктагы сөрелгән полосадан икенчесенә күчүенә юл куймау. Бу очракта пыскып яткан үләннәргә ранецтан су сибү бик нәтиҗәле. Ә менә янучы агачларны бу ысул белән сүндереп булмый инде. Моның өчен янгын зонасында авыр техника эшли.

- Иртәдән без волонтерлар өчен инструктаж уздырабыз, ранецлардан ничек файдаланырга һәм янгын зонасында ничек сакланырга кирәклеге турында сөйлибез. Урында аларга участокларда беркетелгән урманчылар булыша, - ди инструктор. - Безгә һәр гомер кадерле.

Фото: Альберт Заһиров.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: