+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
16 август 2021, 20:55

Паралимпиячеләргә уңышлар телик!

Башкортстаннан 14 спортчы Токиода узачак Паралимпия уеннарында катнашачак.

Паралимпиячеләргә уңышлар телик!
Паралимпиячеләргә уңышлар телик!

2021 елның 24 августыннан 5 сентябренә кадәр Токиода 2020 елгы Паралимпия уеннары узачак.

Анда Башкортстаннан 14 спортчы катнашачак: Аделина Разетдинова, Богдан Мозговой, Анна Крившина, Илнур Гарипов, Андрей Николаев, Артур Сәйфетдинов (йөзү), Григорий Андреев, Сергей Петриченко, Анна Кулинич-Сорокина, Елена Паутова (җиңел атлетика), Елена Прокофьева һәм Дмитрий Лавров (өстәл теннисы), Альберт Камалов һәм Никита Нагаев (фехтование).

Исегезгә төшерәбез, Русия 23 июльдән 8 августка кадәр Токиода узган җәйге Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясады. Кайбер дисциплиналар буенча чикләүләр һәм басым ясалуга карамастан, Русия спортчылары Рио-де-Жанейрода узган Җәйге уеннарга караганда күбрәк алтын медаль яулады.

Токиода узган җәйге Олимпия уеннарында республикадан 5 спортчы катнашты. Аларның икесе: Аделина Заһидуллина (алтын) һәм Тимур Сафин (көмеш) медаль яулады. Ике медаль да – рапираларда фехтование буенча команда турнирларында. Ярышларда 206 илдән барлыгы 11 меңнән артык спортчы катнашты, 41 спорт төрендә 339 комплект медаль уйнатылды. Русия командасы составында 335 спортчы бар иде. Русия спортчылары спортның 19 төрендә 71 медаль отты: 20 алтын, 28 көмеш һәм 23 бронза яулады.

Русия спортчылары-олимпиячеләргә теләктәшлек белдереп, социаль челтәрләрдә #WeWillRocYou хәрәкәтен башлап җибәрде. "We will ROC you" - Россия спортчыларының рәсми булмаган лозунгы, җиңүгә зур ихтыяр символы һәм челтәрдә иң популяр флешмобларның берсе.

Фото: паралимпийский комитет России

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: