+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
16 август 2021, 22:00

Яңа туган баланы тәрәзәдән атып бәргән

Үзенекен түгел, кеше баласын... Бу хәл бүген Стәрлетамакта булган.

Яңа туган баланы тәрәзәдән атып бәргән
Яңа туган баланы тәрәзәдән атып бәргән

Бүген, кичке 6лар тирәсендә Стәрлетамак перинаталь үзәгендә коточкыч фаҗига булды.

Анда 29 яшьлек хатын яңа туган баланы өченче каттагы тәрәзәдән атып бәрә, алган җәрәхәтләрдән сабый шунда ук үлә.

Төбәк Тикшерү комитетында сөйләүләренчә, хатынның баласын ярып алганнар. Операциядән соң ул палатада бала тапкан икенче хатын, шулай ук, кувезларда булган балалар белән бергә булган.

Билгесез сәбәпләр аркасында хатын чит баланы кулына ала, аның белән бергә тәрәзә янына килә һәм сабыйны аска атып бәрә. Палатада булган берәү дә аны туктатырга өлгермәгән.

Ачыклануынча, хатын элегрәк психоневрологик диспансерда дәваланган һәм аннан сәламәтлеге яхшыру сәбәпле чыгарылган булган...

Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: