Бөре районының Үгез авылында 74 яшьлек ир исерек хәлдә улы белән талашкан һәм йортына ут төртергә карар иткән. Йорттан чирле хатынын алып чыгып, мунчага кертеп куйган да ниятен тормышка ашырган.
Бераздан ут мунчага күчкән һәм хатын шунда янып үлгән.
Әлеге хәл буенча тикшерү бара.
Фото: bashinform.ru