+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
17 август 2021, 19:10

Хәл контрольдә, яңа чыганаклар юк

Башкортстанда урман янгыннары белән хәл республика власте контролендә тора.

Хәл контрольдә, яңа чыганаклар юк
Хәл контрольдә, яңа чыганаклар юк

Гомум мәйданы 1477,9 гектар булган 9 урман янгыны учагы Бөрҗән, Белорет һәм Учалы районнарында дөрли. Шуларның 3сенә (1198,8 га) чик куелган. Ут белән көрәш әле алып барыла. Барлыгы янгыннарны сүндерүгә 111 берәмлек техника һәм 318 кеше җәлеп ителгән.

Гадәттән тыш хәлләрне һәм аларның нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерүне барлык нокталарда да Русия Президенты Владимир Путин үз контролендә тота. Ул йөкләмәләрнең ничек үтәлүе белән кызыксына һәм кирәк булганда федераль һәм төбәк хакимият органнары эшенә төзәтмәләр кертә.

11 августта Владимир Путин гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничевка, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җаваплылыгы зонасына кермәсә дә, Якутиягә шәхсән барып, эшне координацияләргә кушты. Президентның Ерак Көнчыгыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, «Бердәм Русия»нең Ерак Көнчыгыш исемлеген җитәкләүче Юрий Трутнев та гадәтән тыш хәлләр зонасында.

Президент зыян күрүчеләргә компенсация түләргә, торак һәм милекне оператив рәвештә тергезергә, мәктәпләрдә укуны 1 сентябрьдән башлап җибәрү мөмкинлеген тәэмин итәргә кушты. Аның кушуы буенча, кирәк булган очракта, балаларны, өлкән яшьтәге кешеләрне, хатын-кызларны хәвефсез урыннарга ашыгыч рәвештә җибәрү чаралары әзерләнә.

Шул ук вакытта ут янамаган торак пунктларда яшәүчеләргә дә, төтененнән, хроник авырулардан зыян күрергә мөмкин булган кешеләргә дә ярдәмне күздә тотарга кирәк. Президент кабул иткән карарлар күпчелек территорияләрдә гадәттән тыш хәлләр буенча чара күрергә мөмкинлек бирде инде.

Мисал - Якутия, анда янгыннар 4 миллион гектарга кагылган, әмма хәзер үк актив рәвештә 6 мең гектар яна. Президент хайваннар дөньясын саклау һәм кыргый хайваннарны коткару, шулай ук янгынга каршы чаралар үткәргәндә тайгага һәм урманнарга килгән зыянны минимальләштерү буенча мәҗбүри чараларны атады.

Янгыннардан зыян күргән территорияләрдә урманнарны тергезү эшләре бара. Владимир Путин табигый катаклизмнар белән көрәштә катнашучы ирекле кешеләргә рәхмәт белдерде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: