+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
17 август 2021, 09:30

Исәп алу “экватор”ны үтте

Бу эштә яңавыллылар да зур активлык күрсәтә.

Исәп алу “экватор”ны үтте
Исәп алу “экватор”ны үтте
Яңавыл районында авыл хуҗалыгы исәбен алу яхшы темплар белән бара. Бу колачлы чарада район буенча 23 авыл хуҗалыгы предприятиесен һәм 62 крестьян (фермер) хуҗалыгын, шулай ук 9502 шәхси хуҗалыкны исәпкә алу бурычы тора. Бу максаттан өч инструктор һәм 20 исәп алу участогы булдырылган, һәрбер кешегә уртача 475 шәхси хуҗалык туры килә. Исәп алучылар, нигездә, хатын-кызлар, араларында ике ир-ат та бар. Күбесе исәп алуда беренче тапкыр гына катнашмый, үткән кампанияләр буенча тәҗрибәләре бар. Шулай да башлап бу эшкә алынучылар да бар, андыйларга һәрдаим ярдәм күрсәтелә.

Авыл хуҗалыгы исәбен алуның логотибы беркетелгән ачык яшел төстәге киемнәрдә ишек шакыган исәп алучыларны халык җылы каршылый, һәркем аңлый: бу кирәкле һәм мөһим чара. Аларның битлектә һәм перчаткада булуы да ышаныч тудыра.
– Без тарихны язучылар булып чыгабыз, чөнки бу мөһим мәгъ­лүматлар тарихка кереп калачак. Үзебезгә дә кирәге чыгып, элекке ревизия язуларын, узган гасырда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу язмаларын карарга, аларны кулланырга туры килә. Димәк, без дә киләчәк буыннар кулланырлык мәгълүматлар калдырачакбыз. Эш барышында шунысына аеруча игътибар итәм: авыл халкы елдан-ел матуррак яшәргә тырыша. Бакчаларда виноград, груша, слива, карбыз кебек культураларга аптырыйсы түгел. Ә элек бит алмагачларны да бик сирәкләр генә утыртканнар. Халык үзен кирәкле яшелчә-җимеш белән тәэмин итә, авыл йортларының ишек алларын роза гөлләре бизи. Исәп алуга килгәндә, безнең як халкы аңлы, белемле, шуңа күрә бу чара нигә кирәк, дигән кеше юк, киресенчә, бик җылы каршы алалар. Быелгы исәп алу да оешкан төстә үтәр, дип уйлыйм, – ди Асавдыбаш авыл биләмәсендә эшләүче Рауза Сафарова.
Каймашабаш авыл биләмә­сендә эшләүче Веселина Мар­данованың да беренче тапкыр исәп алуда катнашуы икән, ул мәдәният бүлегендә, клубта эшли. Шуңа күрә халыкны белә, аны да таныйлар, ачык йөз белән каршы алалар. Иске Кодаш авылы укытучысы Линара Мөхәммәтдинова да быел үзен авыл хуҗалыгы исәбен алуда сынап карамакчы булган. Ли­нараның да авылдашлары арасында абруе зур, шуңа күрә эше дә көйле бара. Исәп алуны оештыручылар кандидатлар сайлаганда барысын да исәпкә алган: халык таныган, хөрмәт иткән, ышанычлы кеше­ләрнең капкадан керүе ярты уңышны тәэмин итә.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Яңавыл районы.

 

Автор:Гөлнара Гыйлемханова
Читайте нас: