-27 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
17 август 2021, 17:25

Спорт көрәше - мәктәпләргә!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Берләшкән көрәш дөньясы президенты Ненад Лалович һәм үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелегенең мәртәбәле кунаклары Уфаның «Яркий» микрорайонында урнашкан 162нче «Смарт» полилингваль күппрофильле мәктәбендә булдылар.

Спорт көрәше - мәктәпләргә!
Спорт көрәше - мәктәпләргә!

Ул ике ел элек ачылган иде. Мәктәптә спорт көрәше белән шөгыльләнү өчен зал да бар. Спортның бу төре белән шөгыльләнергә теләк белдергән 100дән артык егет һәм кыз грек-рим көрәше һәм грэпплинг секцияләренә йөри. Мәктәптә 70 укучыдан 11-16 яшьлек укучылар төркемнәре оештырылган, анда атнасына өченче физик культура дәресе – милли көрәш дәресе, диде уку йорты директоры Наил Әминев.

Дәрәҗәле кунаклар спорт көрәше һәм регбол буенча тренировкаларны карады һәм яшь спортчыларга спорт залының махсус стенасында үз теләкләрен калдырдылар. Алар шулай ук Уфа мәктәпләренең физкультура укытучылары өчен «Башкортстан мәктәпләрендә спорт көрәше» программасы буенча интенсив-семинарда катнашты.

"Мин барыгызны да шатлыклы вакыйга – үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге белән котлыйм. Республикада бүгенге көндә 62 уку йортында "Спорт көрәше — мәктәпләргә" проекты эшли башлады. Мин үзем өчен 2024 елга мондый мәктәпләр саны 200гә җитәргә тиеш дигән планка куйдым. Республикада, спорт көрәшеннән тыш, барлык спорт төрләрен дә хуплыйбыз һәм Башкортстанда спорт һәм физкультура хәрәкәтен үстерәчәкбез", - диде Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, республика "Спорт көрәше – мәктәпләргә" федераль программасының сынау мәйданчыгы булып тора. 2019-20 уку елында проект 16 гомуми белем бирү мәктәбендә эшләтеп җибәрелде. Бүген проектка 62 мәктәп җәлеп ителгән, быел аңа тагын 21 гомуми белем бирү учреждениесе кушылачак.

Республикада спорт көрәше белән 6795 бала шөгыльләнә. Республика җитәкчесе шулай ук «Авыл тренеры» республика программасы буенча спорт көрәше буенча тренерларга 4 сертификат тапшырды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: