-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
20 август 2021, 23:40

Урманнарга керсәң...

20 августтан 9 сентябрьгә кадәр гражданнарның урманнарда булуы һәм анда транспорт чаралары керү чикләнә.

Урманнарга керсәң...
Урманнарга керсәң...

Башкортстан республикасы Урман фондында аномаль эссе һем коры һава торышы урнашу белән янгын хәвефенең гадәттән тыш классы саклана.

Урманнарда янгыннар белән хәл начараюга бәйле рәвештә һәм Башкортстан Хөкүмәтенең 2021 елның 12 августындагы 724-р санлы боерыгын үтәү максатында Урман хуҗалыгы министрлыгы республиканың бөтен территориясендә 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр урманнарда гражданнарның булуын, шулай ук, транспорт чараларының аларга керүен чикли торган боерык чыгарды.

Башкортстан Республикасы урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге җитәкчесенә, урман хуҗалыклары директорларына гадәттән тыш янгын куркынычы классы чорында урманнарга керүне чикләү сәбәпле, шлагбаумнарны эксплуатацияләүне тәэмин итәргә кушылды.

Урман хуҗалыгы министрлыгы туристларга һәм аучыларга кертелгән чикләүләрне тайпылышсыз үтәргә киңәш итә: урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен катгый үтәү генә табигатьне һәм төбәкнең яшел байлыгын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Урманда янгын чыккан очракта кичекмәстән 8-347-218-14-14 телефоны буенча республика Урман хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе эшли торган төбәк диспетчерлык хезмәтенә, яки 8-800-100-94-00 бердәм федераль номер буенча хәбәр итәргә һәм янгын чыганагын сүндерү буенча чараларны күрергә кирәк. Ут белән саксыз эш итү, учак ягу, чүп-чар яндыру закон буенча эзәрлекләнә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: